Нурлат җирлекара үзәк китапханәсе яңа эш форматына күчә

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

«Мәдәният» милли проекты кысаларында Нурлат җирлекара үзәк китапханәсе фонды ярты миллион сумнан артык суммага яңа китап басмалары белән тулыланды.

Бүгенге көндә районның үзәк китапханә системасының гомуми фондында 140 меңләп китап исәпләнә. Әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Гөлсинә Гыйльметдинова сүзләренә караганда, китапханәгә кайткан барлык китаплар да электрон каталогка кертелә. Ул учреждениенең рәсми сайтында да бастырылган, анда укучылар барлык яңалыклар белән таныша һәм соңыннан үзләренә ошаган басма өчен китапханәгә мөрәҗәгать итә ала.

- Әлбәттә, китаплар бер нөсхәдә килә, әмма алар барысы да кирәк, – ди Гөлсинә Хәлиулла кызы. - Ел азагында без укучылар соратып ала торган китаплар исемлеген формалаштырабыз. Алга таба китапханәләрне туплаганда әлеге запрослар беренче чиратта исәпкә алына.

Комплектлау бүлеге тарафыннан «Мәдәният»илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында кергән 525 китап инде эшкәртелде һәм электрон каталогка кертелде. Тиздән исемлекне тагын 617 данә сәнгать басмасы һәм классик әдәбият яңартачак. Алар рәсмиләштерү процедурасын узалар. Шулай ук өстәмә рәвештә 355 китап килер дип көтелә.

– «Мәдәният» милли проекты безнең эшчәнлекнең күп кенә юнәлешләренә кагыла һәм фондны формалаштыру – шуларның берсе генә, - дип билгеләп үтә җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова. - Проект ярдәмендә бөтен ил буенча китапханә учреждениеләрен этаплап трансформацияләү бара. Аның төп максаты – культураны эре шәһәрләрдә генә түгел, ерак торак пунктларда да куллану. Безнең районда без барлык авыл филиалларын саклап кала алдык, аларның берсе дә ябылмады. Ә зур авылларда алар шулай ук модель китапханәләргә әверелә: интерьер үзгәрә, яңа мөмкинлекләр һәм функциональ киңлекләр өстәлә, фонд яңа китаплар белән тулыландырыла. Заманча эш формаларын һәм алымнарын үзләштерәбез. Китапханәче бүген үз мохитендә генә түгел, ә яңа буын кеше тормышына кагылышлы барлык тармакларда да мобиль, компетентлы булырга тиеш.

Роза Харисовна фикеренчә, «Мәдәният» илкүләм проекты -  бөтен җәмгыять үсешенең яңа баскычы. Китапханәләрне модернизацияләүнең мондый масштаблы программасы дөньяда беркайда да юк бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International