73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре профилактик чаралар үткәрә

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2022 елның 5 сентябрендә, 73нче бүлекнең инженер-инспектор составы белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә тышкы технологик җайланмаларның, нефть продуктларын һәм ягулык газларын саклау өчен резервуар паркларының янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейд үткәрү мәсьәләсе каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча объектларны көзге-кышкы чорда эксплуатацияләүгә әзерләү буенча өстәмә бурыч куелды.

Рейд барышында саклана торган объектларны янгынга каршы режим белән тәэмин итү һәм үтәү буенча җаваплы затлар белән берлектә тикшерүне, электр белән тәэмин итү, җиргә беркетү, вентиляция, җылыту, электр приборларын эксплуатацияләү системаларының, янгын сүндерүнең беренчел чараларының төзеклеген тикшерүне оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итте бүлек инженеры Виктор Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International