2022 елның 5 сентябрендә Нурлатта аязучан болытлы булачак.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Көндез явым-төшемсез.
Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с га кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +2..+6˚.
Көндез максималь һава температурасы +14..+17˚.
30 августтан 6 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.
Мәгълүмат Нурлат муниципаль районы Бердәм кизү-диспетчер хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде.