Айның беренче сишәмбесе, 6 сентябрьдә, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее теләге булган һәркемгә бушлай керү өчен ачык булачак.
Бу көнне музей үзенең гадәти графигы буенча эшләячәк. Аның заллары һәм экспозицияләре белән 12.00 дән 13.00 гә кадәр төшке тәнәфесне исәпкә алып 8.00 дән 17.00 гә кадәр танышырга мөмкин.
2019 елның июленнән һәр айның беренче сишәмбесендә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее халыкның барлык категорияләре өчен бушлай эшли. Әлеге карар Татарстан Мәдәният министрлыгы боерыгы белән билгеләнде һәм ул республиканың барлык музейларында гамәлдә.