Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз.
Бу көнне без гомерләре нефть һәм газ чыгару, нефть продуктларын транспортировкалау белән тыгыз бәйләнгән, нефтьне кара алтынга әверелдергән һөнәр ияләрен котлыйбыз.
Сезнең хезмәтегез абруйлы һәм ихтирамга лаек. Чөнки еш кына югары һөнәрмәнлегегезне һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегезне сез бик катлаулы шартларда хезмәт куеп раслыйсыз. Сезнең хезмәтегезнең әһәмияте бәяләп бетергесез.
Сезнең оешканлыгыгыз, максатчанлыгыгыз һәм осталыгыгыз бәрабәренә өйләребездә җылы һәм уңайлы килә, сәнәгать һәм транспорт кирәкле энергетик ресурслар белән тәэмин ителгән. Боларның барысы да нурлатлыларның икътисади үсешендә генә түгел, тормыш сыйфатында да чагылыш таба.
Сезгә нәтиҗәле эшчәнлек, яңа казанышлар һәм куелган максатларыгызга ирешүегезне телим. Ныклы сәламәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булсын! Тормышыгызның һәр мизгеле шатлык һәм бәхет белән тулып торсын. Нефть-газ чыгару эшендә һәрчак бәхет елмайсын!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы