Нурлаттан «Сугышчан туганлык» берләшмәсе әгъзалары Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтте

2022 елның 3 сентябре, шимбә

Бүген төнлә Нурлат «Сугышчан туганлык» берләшмәсе әгъзалары Луганск Халык Республикасыннан кайттып төштеләр.

Алар инде икенче тапкыр җыелган гуманитар ярдәмне илтеп кайтты.

"Без Луганскига бардык. Башта Петропавловск чиркәвенә кердек, анда җылы һәм башка кирәкле әйберләр калдырдык, атакай сүзләренчә, мәхәллә кешеләре арасында йорт-җирсез, киемсез калучылар да күп. Алга таба безнең маршрут буенча хәрби госпиталь булды, биредә без яраланган сугышчылар белән аралаштык, кирәкле медикаментлар, урын-җир кирәк-яраклары калдырдык. Шуннан соң без Попасная торак пунктына юл тоттык, бу алгы сызыктан 10-15 чакрым ераклыкта гына. ЛНР халык милициясе казак батальоны вәкилләре белән очраштык. Без аларга кирәкле амуниция, гигиена чаралары, медикаментлар алып килдек", - дип сөйләде отряд җитәкчесе Владислав Кузьмин.

Бу нурлатлыларның Донбасска җибәргән беренче генә ярдәме түгел, бер ай элек «Сугышчан туганлык» вәкилләре Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә кирәкле әйберләрне илтеп тапшыру өчен беренче сәяхәтен оештырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International