Вебинарда махсус салым режимнары турында сөйләшәчәкләр.
Еш кына компанияләрнең һәм шәхси эшмәкәрләрнең салым салуның тиешле режимын ничек дөрес сайларга дигән соравы туа.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта түбәндәге салым режимнары эшли:
- гомуми салым салу режимы (ОРН),
- салым салуның гадиләштерелгән системасы(УСН),
- патент салым салу системасы (ПСН),
- авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен салым салу системасы-бердәм авыл хуҗалыгы салымы (ЕСХН),
- үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы-профессиональ керемгә салым (НПД),
- автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АУСН).
Алар арасыннан патент салым салу системасын һәм профессиональ керемгә салымны бары тик ШЭ һәм физик зат кына куллана ала, әлеге компанияләр махсус режим на күчә алмый. Компания һәм ШЭ салым системасын сайлаганда салым йөген, исәпкә алу тәртибен, отчет һәм түләүләр санын исәпкә алалар.
2022 елның 12 сентябрендә 10.00 сәгатьтә узачак Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар махсус салым режимнарын куллану нечкәлекләрен ачыкларга ярдәм итәчәк. Вебинар спикеры-Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина. Катнашу-бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри.