2022 елда Нурлат районында өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан авыл җирлегендә яшәүче 6 хатын-кыз 100әр мең сум акча түләнгән.
Барлыгы 2022 ел башыннан безнең районда авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүне 23 гаилә алды. Шул исәптән 6 – өченче һәм аннан соң туган балалары булган гаиләләр. Аларны республика 100 мең сум күләмендә бүләкләде. Бу сумманың яртысы – 50 мең сумга – авыллардан 17 әни беренче балалары өчен лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган түләүнең төп шарты булып бала табучы хатынның яше тора. Әгәр баласы туганда әни кешегә 25 яшь тулмаган булса, аңа 50 мең сум күләмендә акча түләнелә. Әгәр дә яшь ана 29 яшькә кадәрге өченче баласын тапса, түләү күләме икеләтә арта һәм 100 мең сум тәшкил итә.