РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов нурлатлылар белән очрашты

2022 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Нурлатка сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов килде.

Визит кысаларында ул «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе активы белән очрашты, депутат эшчәнлеге турында сөйләде, дөнья сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты.

Депутат шулай ук гражданнарны да кабул итте. Олег Викторовичка үз сораулары белән өч шәһәр кешесе мөрәҗәгать итте.

Эльвира Минһаҗева депутатка 1 сентябрьне эш көне булмаган бәйрәм итү мөмкинлеген карау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, бу көнне күп кенә ата-аналар балаларын тантаналы линейкага озата алмыйлар, ә ял көннәрендә аларга мондый мөмкинлек туар иде.

2нче шәһәр мәктәбенең яшь педагогы Ольга Никитина яңа гына эшли башлаган укытучыларга дәүләт ярдәме чаралары белән кызыксынды.

Күп балалы әни Айсылу Узакова Олег Морозовка башлангыч мәктәпне 5 көнлек уку режимына күчерү теләген җиткерде.

Үз чиратында, депутат барлык мәсьәләләрне дә эшкә алды, аларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен кертте.

Нурлатка визиты барышында Олег Морозов шулай ук «Кондырча» ландшафт паркында, шәһәр күлендә, 1нче мәктәптә һ. б. урыннарда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International