Белем көнендә «Форпост» үзәге хезмәткәрләре терроризмга каршы көрәшнең бердәмлеге көненә багышланган акция үткәрде.
2004 елның 1 сентябрендә Бесланда, 1нче шәһәр мәктәбендә узган тантаналы линейка вакытында террорчылар 1100 кешене әсир итеп ала, алар арасында олылар һәм балалар да була. Аларны ике көн авыр шартларда, ашатмыйча һәм сусыз тоталар, ә өченче көнне тоткыннарны штурм белән азат итәләр.
Теракт нәтиҗәсендә алар арасыннан 314 кеше вафат булды, шуларның 186сы - балалар. Коткаручыларны да кертеп, барлыгы 333 кеше һәлак булды.
«Тормыш тамчысы» акциясе суны безнең янәшәдә булмаган кешеләр белән символик рәвештә бүлешергә чакыра. Бу-буыннар истәлеге, халкыбызның тарихын һәм хәтерен саклау.
9нчы мәктәп укучылары «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды, аның барышында террорчылык актлары белән бәйле кайгылы даталарны искә төшерделәр, корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Террорчылык актлары корбаннары истәлегенә һәркем учына су алып, кеше гомерен символлаштырган гөлләргә су сипте.