Белем бәйрәме көнендә Нурлат районында капиталь ремонттан соң 6 мәктәп кабат үз укучылары өчен ишекләрен ачты

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Быелгы тантаналы линейкаларның яңалыгы булып Россия һәм Татарстан гимннарына дәүләт флагларын чыгару тора.

- Бүген белем бәйрәме генә түгел, укучылар һәм укытучылар өчен күптән көтелгән көн, яңартылган, әмма элеккечә туган мәктәп диварларына әйләнеп кайттыгыз. Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында мөмкин булды. Бүген безнең беренче сыйныф укучыларыбыз өчен аеруча дулкынландыргыч көн, алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу ел бик җаваплы, аларны имтиханнар көтә. Укыгыз, алга барыгыз, амбициоз бурычлар куегыз һәм аларга ирешегез, ә моны заманча, яңартылган мәктәптә эшләү күпкә күңеллерәк булачак, – диде Алмаз Сәлим улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International