«Нурлат-информ»ның район газетасына бердәм язылу буенча конкурсында «Әкият» балалар бакчасы җиңүче булды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

«Сездән – газетага язылу, бездән – бүләк» редакция конкурсы нәтиҗәләре буенча альтернатив әбүнәчеләр арасында «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының иң ышанычлы дусты 14нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы коллективы булды.

Биредә районда беренчеләрдән булып 55 хезмәткәр газетага язылды. Без оешма коллективына нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм социаль әһәмияткә ия булган «Нурлат-информ» инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерәбез.

Җиңүчегә бүләк-Нурлат телевидениесендә котлау бирү өчен 3 сертификат, шулай ук балалар бакчасы тормышы һәм хезмәт, коллективның һөнәри уңышлары турында газетаның ике полосасында мәкалә басылып чыгу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International