Нурлатта республика көнен, шәһәр көнен һәм Нефтьче көнен зурлап билгеләп үттеләр.
Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее бу көнгә берничә чара әзерләде.
Бәйрәм кунаклары игътибарына "Шәһәр портретына штрихлар" фотокүргәзмәсе, "Сиңа, яраткан шәһәрем" күргәзмәсе, "Вакыт елгасы буйлап" тарихи-туган якны өйрәнү уены, шәһәр тарихы буенча интерактив экскурсия, «Иҗади почмак» мастер-классы тәкъдим ителде.
Ә «Туган якка мәхәббәт белән» фотозонасында теләүчеләр борынгы веранда фонында фотосурәткә дә төшә алды, дип хәбәр ителә музейның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.