Традиция буенча, Нурлат шәһәренең шахмат-шашка клубы әгъзалары Татарстан Республикасы көненә багышланган турнирлар оештырды.
Партиянең "Игелекле йөрәк" проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе проектлар координаторы О.В. Пакшина белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган шахмат-шашка турнирын үткәрде. Чара Нурлат социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма һәм өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорт карамагындагы гражданнар катнашында узды.
Турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Шашкада хатын-кызлар арасында 1нче урынны В. А., Козлова яулады. 2 урын-Габдуллина А.Р., 3 урын - Ермакова Н. А.
Ир-атлар арасында шашкада 1нче урын Лейкин Н.П., 2нче урын-Абрамов Е. А., 3нче урын -Ефимов Ю. А.
Шахматта 1нче урынны - Семенов В. В., 2нче урынны-Говоров В. Н., 3нче урынны-Никитин А. А. яулады.
Проектның координаторы Ольга Пакшина "Бердәм Россия" партиясеннән грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.