Нурлатта шәһәр көнен бәйрәм итү «Нурлат районы территориясен иң яхшы бизәү» муниципаль конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан башланды дип әйтергә була. Биредә бәйрәмнең төп сәхнәсендә катнашучыларны Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров сәламләде. Ул «Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү», «Оешма һәм предприятиеләр арасында иң яхшы территорияне бизәү», «Белем бирү учреждениесенә якындагы территорияне иң яхшы бизәү», «Иң оригиналь чәчәк композициясе», «Шәһәр тирәлегендә иң яхшы чәчәк кадры», «Иң яхшы чәчәк-яшелчә клумбасы», «Йорт яны бизәлешенә иҗади караш» номинацияләрендә конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Йорт яны территориясен бизәүгә иҗади якын килү» номинациясендә Нурлатта яшәүче Марина Иванова җиңүче булды.
«Бәйрәм көнендә шундый бүләк алу бик күңелле, мин узган ел да катнаштым, әмма призлы урынга лаек булмадым. Шуңа күрә бу юлы ишегалды территориясен бизәргә тырыштым. Минем төп ярдәмчеләрем, әлбәттә, тормыш иптәшем һәм улым», – диде Марина Петровна.