Нурлатта республика көнен һәм Шәһәр көнен зурлап билгеләп үттеләр

2022 елның 30 августы, сишәмбе

30 августта Нурлатта берьюлы өч бәйрәм билгеләп үтелде: Республика көне, Шәһәр көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне. Биредә төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, яшь талантлы нурлатлылар чыгыш ясады, квест-уеннар, спорт уеннары, күргәзмәләр, сәүдә нокталары һәм башкалар оештырылды.

Әйтик, 8 ел стажлы нефть табучы Илмир Бикинеев бәйрәмгә улы Әлфис белән килгән.

"Башта үзем дә театральләштерелгән тамашада катнаштым, ә хәзер улым белән мастер-классларда катнашабыз», – дип уртаклашты Илмир Бикинеев.

“Миңа чын пиратлар белән күбекле чара бик ошады, Нурлатта безнең нинди дус булуыбызны күрсәтү өчен Дуслык кулы ябыштырдым", – дип сүзгә кушылды һәм Әлфис.

Фотога төшәргә яратучылар өчен биредә фотозоналар да эшләде, истәлекле фотоларга тере курчаклар театры артистлары, «Джива» урам театры һәм «Җиңел канатлар» һ. б. белән төшәргә мөмкин иде.

Күргәзмәләр, интерактив һәм спорт мәйданчыклары эше белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында бәйрәм кунаклары – «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - департамент директоры Дамир Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм башкалар танышты.

Төп сәхнә барлык кунакларны җәлеп итә торган урынга әйләнде. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.

"Республика көне бу җирдә туган кешеләрне дә, Татарстан икенче ватанына әверелгән кешеләрне дә берләштерә. Бүген безнең республика тотрыклылык, татулык һәм иминлек үрнәге булып тора. Биредә үз эшенә һәм туган җиренә тугрылыклы хезмәт сөючән һәм кунакчыл кешеләр яши. Безнең шәһәрнең үз тарихы бар, кечкенә тимер юл станциясеннән ул заманча шәһәргә әверелде, республика ярдәме белән Нурлат районы икътисадның барлык тармакларында да планлы рәвештә үсә, тарихи традицияләрен дәвам итә. Урман һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь өлкә, автомобиль һәм тимер юл транспорты үсә. Нефть тармагы район икътисадының төп, мөһим сегменты булып тора, нефтьчеләр аның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә», – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлим улы тантаналы чарада.

Аннары район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - нефть-газ чыгару сәнәгате хезмәткәрләрен тармак бүләкләре, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Чара сәхнәнең җирле талантлары, шулай ук Татарстан Республикасының танылган артистлары – Рөстәм Насыйбуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илсөя Бәдретдинова, «Ворожея» рус җыры театры чыгышлары белән дәвам итте. Кыскасы, «Татнефть» нең зур ярдәме белән оештырылган бәйрәм нурлатлыларның һәм шәһәр кунакларының күңеленә хуш килде.

Нурлатлылар Россия эстрадасы йолдызлары «Рок острова» төркеме чыгышын, бәйрәм салютын да түземсезлек белән көтеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International