Алмаз Әхмәтшин нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмендә катнашты

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Нурлатнефть» нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты.

Биредә ул генераль директор урынбасары, Казан шәһәрендәге «Татнефть» ГАҖ департаменты директоры - Дамир Мөхәммәтшин, «Нурлатнефть» НГДУсы башлыгы Владислав Куманяев белән очрашты. Алар шунда ук һөнәри осталык бәйгесен, сәнгать эшләре күргәзмәсен, «Нурлатнефть»нефть-газ чыгару идарәсенең тарихы турында сөйләүче фотокүргәзмәне карадылар.

Монда ук «Нурлатнефть» НГДУ хезмәткәрләре «Татнефть» ГАҖдә апробациягә кабул ителгән шәхси саклану чараларының яңалыкларын тәкъдим иттеләр, бу җылытыла торган жилетлар, ягъни заряд җыючы  җайланма белән, кече механизация чараларын йөртүчеләр өчен – квадрацикллар, снегоходлар, җитештерү бурычларын үтәүне контрольдә тоту максатыннан оча торган аппаратны куллану мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Традиция буенча, нефть чыгаручыларның һөнәри бәйрәмен коллегалары гына түгел, якыннары да билгеләп үтте. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы күңел ачу-танып белү чаралары оештырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International