Кичә, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Нурлат районында яшәүчеләргә беренче паспортларын тапшыру тантанасы булды. Бу көнне ун яшь нурлатлы беренче мөһим документын алды. Аларга «Россия Федерациясе гражданины» исемен горур һәм кыю йөртүләрен теләделәр.