Хөрмәтле нурлатлылар, шәһәр һәм район кунаклары!
Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Безнең көч – бердәмлектә. Бу бәйрәм үз туган җире язмышына битараф булмаган һәркемне – Татарстанда яшәүче 170тән артык милләт вәкилен берләштерә. Алар арасында тынычлык һәм татулык – республикабызның төп көче һәм горурлыгы.
Бүгенге көндә республикабызның уңышлары, ирешкән югары күрсәткечләре, талантлы шәхесләре, Россия һәм дөнья күләмендә горурланырга мөмкин булган толерант йөзе бар. Татарстан барлык юнәлешләр буенча да югары темплар белән үсә, төрле программалар кысаларында уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар тормыш сыйфатын күтәрүгә, сәламәт һәм перспективалы яшь буын тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Нурлат районында яшәүчеләрнең бай тарихы һәм данлы традицияләре белән туган ягыбыз үсешенә зур өлеш кертүләре, байлыкларын тагын да арттырулары куандыра.
Бәйрәм алдыннан якташларыма фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм, чын күңелдән сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, туган районыбыз һәм Татарстаныбыз хакына нәтиҗәле хезмәтләрендә уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы