Бүген Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында муниципаль берәмлекләр арасында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районының Әмзә һәм Киекле авыл җирлекләре башлыкларына - Татарстан Республикасы көненә республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләргә «Lada Granta» автомобильләре ачкычларын тапшырды.