2022 елның 30 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның 30 августыннан 6 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның (5 сыйныф) гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.

2022 елның 30 августында 06-21 сәгатьләрдә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 30 августында көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

2022 елның 30 августында һаваның алмашынучан болытлы булуы көтелә.

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил төнлә көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 м, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с га кадәр, көндез һәм кичен көньяк-көнбатыштан 6-11 м / с га кадәр, урыны белән 15-20 м/с га кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +13..+16˚.

Һаваның максималь температурасы көндез +29..+32˚.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International