Казанда IX милли һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары форумы ачылды.
Форумда Россиянең 30 регионыннан вәкилләр катнаша.
28-30 август көннәрендә узачак форум эшендә «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат – информ» филиалы җитәкчесе - баш мөхәррире Резеда Гиняева да катнаша.
Форум Зөя утрау-шәһәре буйлап экскурсия белән ачылды, ә бүген кунаклар региональ һәм милли ММЧ үсешенә багышланган пленар утырышта катнаша.
Моннан тыш, оештыручылар катнашучылар өчен журналистлык осталыгы буенча семинарлар, экскурсияләр һәм кунаклар өчен колачлы программа әзерләгән.
Форум Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык эгидасы астында уза һәм «2014 — 2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасына керә.