Нурлат районы Якушкино авыл китапханәсендә патриотизм сәгате узды.
1990 елның 30 августында Республика Югары Советы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте.
Якушкино авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы өчен мөһим булган әлеге вакыйга уңаеннан «Яратам сине, синең белән горурланам, минем Татарстаным!» дип исемләнгән патриотизм сәгате оештырылды.
Чара күңелле һәм позитив атмосферада узды. Китапханәче Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, яшь китап укучылар белән бергә аның территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, борынгы мәдәният һәйкәлләре, шулай ук үз хезмәтләре, үҗәтлекләре һәм таланты белән туган ягыбызны данлаган кешеләр һәм республиканың казанышлары турында сөйләде.
Мөһим танып-белү мәгълүматыннан соң укучыларга патриотик сәгать темасына рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде. Балалар үзләренең кызыксынуларын һәм фантазияләрен күрсәтә алдылар.
Моннан тыш, бергәләп «Түбәтәй» уенында катнашты. Монда ук балаларга музыка астында бер-берсенә түбәтәй бирергә тәкъдим ителде, һәм музыка тукталганда, түбәтәйләре булган кеше кечкенә генә биремне үтәргә тиеш иде (җырларга, биергә һ.б.).
Шулай ук китапханәче тарафыннан «Татарстан – безнең уртак йортыбыз»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Чара ахырында китапханәче балалар белән бергә нәтиҗә ясадылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
"Миңа чара ошады. Мин бик күп яңалык белдем. - китапханәнең даими укучысы Васильева Доминика. - Ләкин барыннан да бигрәк күңелле уен һәм рәсемнәр истә калды".
"Безгә әле мәктәптә күп нәрсә сөйләделәр, әмма Людмила Алексеевна барыбер кызыклы итеп сөйләде Кызык булды,- ди Мурзаханова Алинә.