Нурлатлыларга суда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр

2022 елның 28 августы, якшәмбе

«Форпост» үзәге хезмәткәрләре Нурлат халкына балалар белән суда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен, өлкәннәрсез су объектларында булу куркынычы, төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта булган гамәлләр, суда коткару чараларын куллану тәртибе турында искә төшерде.

Ишеткәннәр турында онытмасыннар өчен, һәркем ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары һәм су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән файдалы белешмәлек алды.

Бу хакта «Форпост»үзәгенең социаль челтәрләрендә язалар.

 

Фото: «Форпост» үзәгенең социаль челтәрләреннән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International