Нурлат районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре куркынычсызлык дәресләре үткәрә

2022 елның 28 августы, якшәмбе

Мондый куркынычсызлык дәресләре бу көннәрдә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында гына узмый, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәрнең автотранспорт предприятиеләре, оешмалары хезмәткәрләре белән дә очраша.

Әйтик, шушы көннәрдә Гөлфия Гыймалтдинова «Нурлатгаз» хезмәткәрләренең балалары өчен тематик чара үткәрде. Уен формасында алар куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен искә төшерде, балалар бик теләп сорауларга һәм табышмакларга җавап бирде, юл билгеләре белән пазллар җыйдылар, флешмоб башкардылар. Өлкәннәр дә эшсез утырмады, аларга Гөлфия Харис кызы «Мин – ата-ана»тестын узарга тәкъдим итте. Кыскасы, чара кызыклы гына түгел, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен файдалы да булды. Профилактик эш быел да үз нәтиҗәләрен бирер һәм балалар юл-транспорт травматизмы статистикасы нуль күрсәткечләрендә калыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International