Нурлат районы Андреевка авылында яшәүче гармунчылар бәйгесендә гран-при яулады

2022 елның 28 августы, якшәмбе

Андреевкадан Василий Абрамов "Выля, хуткупăс!» ("Уйнагыз, гармуннар!») бәйгесендә гран-при яулады.

- Ниһаять, хыялым тормышка ашты! - Василий Дмитриевич шатлыгын яшерми.

Гаделлек өчен шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул әле бер тапкыр да " Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесеннән урын алмыйча кайтмаган. Узган ел республика фестивале Яңа Чишмәдә узган. Якташыбыз анда ике тапкыр призлы урыннар яулый. Аннан соң "Уйнагыз, гармуннар!” ул пропискасын алыштырды. Хәзер ул Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксарында уза. Узган ел анда Василий Абрамов 1 нче урынны алган булса, быел ул конкурска реванш алырга дигән катгый карар белән бара. Һәм менә теләге чынга ашкан – аның кулларында искиткеч Шуйский гармуны!

Реклама

 – Ә ул ничек матур уйный! - талантлы гармунчы яңа фирма коралын мактаудан туктамый.

Чуаш халык иҗаты Республика фестиваль-конкурсы быел 11нче тапкыр узды. Безнең районнан анда шулай ук гармунчы Валерий Максимов һәм «Сеспел» ансамбле («Умырзая») катнашты.

-Чуаш Чабаксарында фестиваль-конкурс, гадәттәгечә, күңелле һәм күп кеше белән узды. Безнең өчен ул Василий Дмитриевичның күптән көтелгән җиңүе белән истәлекле, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты нурлатлылар делегациясен җитәкләгән Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International