Нурлатта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча профилактик рейдлар үткәрелә

2022 елның 27 августы, шимбә

Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү буенча профилактик рейдлар, акцияләр үткәрә.

Җәйге каникуллар ахырына кадәр санаулы көннәр калды. Мөгаен, бу барысы өчен дә иң кызу чордыр: укучылар яңадан парта артына утырырга әзерләнә, ата-аналар аларны мәктәпкә җыендыра, балалар һәм педагоглар яңа уку елын түземсезләнеп көтә.

Яңа уку елы башлану белән автоинспекторларда да мәшәкатьләр арта, дисәк тә ялгыш булмас, чөнки җәй дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен оныткан балалар белән дә, мәктәп укучыларының шәһәр һәм район юлларында күпләп йөрмәвенә күнеккән шоферлар белән дә көн саен диярлек профилактик эш алып барырга кирәк.

– Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре профилактик рейдлар, белем бирү оешмаларына килү юлларының торышын тикшерү, балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү буенча акцияләр үткәрә, – дип «Игътибар-балалар!” операциясенең бурычларын билгеләп үтте ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Денис Агеев.

Бу уку елында беренче тапкыр мәктәп бусагасын 600ләп беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Белем көне алдыннан районның белем бирү учреждениеләрендә аларның әти-әниләре белән җыелышлар уза. Аларда «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Нурлат профилактика бүлеге хезмәткәрләре дә катнаша. Шулай итеп, шушы көннәрдә бүлек җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова шәһәр гимназиясендә ата-аналар җыелышында чыгыш ясады. Балаларныж өйдән мәктәпкә, аннан янә өйгә кадәрге юлының куркынычсызлыгы, ут  кайтаргыч элементлар куллану, балаларны юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү буенча киңәшләр бирде ул.

- Балаларның юлларда  үз-үзләрен дөрес тотарга мәктәп түгел, сез  өйрәтергә тиешсез. Дөрес, күпләр “баланы мәктәптә өйрәтәләр” дип саный. Әмма бала әле мәктәпкә килгәнче үк урамнар һәм юллар буйлап үзе генә яки сезнең белән бергә йөри. Һәм аның билгеле бер үз-үзен тоту кагыйдәләре формалашкан инде,алар  дөрес һәм ялгыш та булырга мөмкин. Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә мөмкинкуркынычсыз тәртипкә, мөмкин булганча иртәрәк, әле урамнар буйлап җитәкләп йөргәндә үк өйрәтергә кирәк. Монда төп рольне гаилә уйный. Педагоглар белән алар гаиләдә формалашкан күнекмәләрен һәм гадәтләрен ныгыталар гына, - диде Гөлфия Харис кызы, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International