Тимерлек авыл җирлегенең көн тәртибеннән олы юлны ремонтлау мәсьәләсе әкренләп хәл ителгәннәр исемлегенә күчә

2022 елның 27 августы, шимбә

Тимерлек авыл җирлегендә узган традицион җәйге җыеннарда халык район җитәкчелегенә, район үзәгенә алып баручы юл ремонты башлану уңаеннан, зур рәхмәт белдерде.

– Авыл халкы шәһәрлеләрдән бик нык аерыла. Авылда хәтта урамдагы фонарьны элеп, койма ремонтлап булса да, кешеләрнең кәефе күтәрелә, авылны ташламыйлар, аңа акча салалар, димәк, аларга да үсәргә кирәк. Ел саен авыл җирлегендә билгеле бер эшләр башкарырга тырышабыз. Алар барысы да кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Тимерлек авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуда. Ул районда гамәлгә ашырыла торган социаль әһәмиятле программалар, шул исәптән шәхси хуҗалыкларны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, савым сыерларын арттыруга зур игътибар бирелә торган авыллар турында сөйләде. Алмаз Сәлимович, әйтелгәннәренә таныклык итеп, Красномайский бистәсеннән Кашкаровларның шәхси хуҗалыкларына сыер саву аппараты тапшырды.

Җирлектәге эшләрнең торышы белән җирле үзидарә башлыгы Владимир Гаврилов таныштырды. Ә район башлыгы урынбасары Линар Маняпов халыкны үзара салым программасында активрак катнашырга чакырды.

Очрашу барышында авыл халкына шулай ук республиканың кайбер районнарында африка дуңгызлар чумасы һәм кош гриппы таралуга бәйле рәвештә дә киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International