Тимерлек авылында капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

2022 елның 26 августы, җомга

Тимерлек төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларыннан хәзер шәһәр балалары да көнләшерлек. Яңа уку елында алар тулысынча яңартылган мәктәптә яңа парталар артына утырачаклар. Бүген, 26 августта, аны капиталь ремонттан соң тантаналы ачу булды.

 

– Авыл өчен бу зур, шатлыклы вакыйга, - дип билгеләп үтте район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзенең сәламләү сүзендә. - Укучылар саны кимүне исәпкә алып, мәктәп базасында күп функцияле үзәк булдыру турында Карар кабул ителде. Кызыклы, заманча проект килеп чыкты, башкарылган эшләрнең сыйфаты белән Казан мәктәпләре дә көнләшерлек.

Чыннан да, мәктәптә капиталь ремонт киләчәккә күз белән үткәрелде. Хәзер спорт залында балалар гына түгел, өлкәннәр дә шөгыльләнә ала. Ә уңайлы тамаша залында сәхнә белән авыл халкы өчен мәдәни чаралар үткәреләчәк. Шунда ук китапханә, музей урнашачак. Алмаз Сәлимович сүзләренә караганда, бу, чыннан да, күпфункцияле үзәк.

– Менә балалар күбрәк булсын, мәктәп кирәкле булсын, авыл яшәсен, башкалар өчен үрнәк булсын иде, - диде ул изге өметен белдерде. Шулай ук «Таткоммунжилсервис»ҖЧҖ педагогларының һәм подряд оешмасы төзүчеләренең нәтиҗәле хезмәтен Мактау грамоталары белән билгеләп үтте.

Рәхмәт хатына 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, 21 елын мәктәпне җитәкләгән тармак ветераны Тамара Абакумова лаек булды.

– Бүген барыбыз өчен дә истәлекле ямьле бәйрәм – ремонттан соң мәктәп ачыла. Мин инде сыйныф һәм коридорлар буйлап узарга да өлгердем. Ул мәктәпкә икенче тормыш бүләк иткән һәм коллективка ике энергия белән эшләргә, ә балаларга – яхшы укуларын һәм, һичшиксез, мәктәпне күп елларга саклап калуларын теләде.

Бу көнне тимерлеклеләрнең шатлыгын уртаклашырга хөрмәтле кунаклар да килгән иде.

– Мин балаларның монда ныклы белем алуларын, ә укытучыларга – укучыларының тырыш һәм тәртипле булуларын телим, - дип изге теләкләр белән мәктәпкә «МАКойл» АҖ генераль директоры Дамир Ишкинеев бүләк тапшырды.

Истәлекле бүләк – телевизорны-әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Нурлат шәһәре Советы депутаты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов мәктәп коллективына бүләк итте.

Тантаналы чара кунаклары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында  беренче сыйныфка баручыларга кирәкле уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар. Быел биредә беренче тапкыр мәктәп парталарына 4 бала утырачак. Укучылар саны-30.

Мәктәп директоры Ирина Машарова исеменнән дә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Быел 45 еллыгын билгеләп үтүче мәктәпнең киләчәге зур һәм якты булыр, дип өметләнәләр биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International