«Сугышчан туганлык» эзтабарлар отряды әгъзалары «Донбасс балаларына мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенең инициаторлары булып чыгыш ясый.
Июль аенда нурлатлылардан ЛНР һәм ДНР халкына гуманитар ярдәм күрсәткән эзтабарлар август азагында янә Донбасска барырга җыена. Бу юлы халык милициясе сугышчыларыннан тыш, алар Донбасс укучыларына да кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк. Китәргә вакыт аз калды, шуңа күрә эзтабарлар кирәкле әйберләр җыю буенча акциягә старт бирергә булдылар.
Барлык кирәкле әйберләрне (мәктәп рюкзаклары һәм кирәк-яраклар, канцелярия товарлары һ.б.) Нурлат шәһәре хәрби комиссариатына, 19каб. Белешмә өчен телефон: 89274057077, Зардинова Роза Әсхәт кызы, акча күчерү өчен карта номеры 5228 6007 7038 3737 (Саклык банкы) Николай Иванович П.
«Акция ирекле! Җыелганнарның барысы да адреслы һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә тапшырылачак”, – дип ышандырды эзтабарлар.