Совет рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә депутатлар берничә мөһим мәсьәләне карадылар.
Район Советы Аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советы депутаты статусы турындагы нигезләмәне раслау, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре Советы депутаты статусы турындагы нигезләмәне раслау турындагы сораулар белән чыгыш ясады, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
Сессиядә депутатлар Нурлат муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карадылар.
Депутатлар алдында һөнәри керемгә салым буенча салым потенциалының үсешен стимуллаштыру максатларында алынган башка бюджетара трансфертлар хисабына башкарыла торган чыгымнарны юнәлтү турындагы мәсьәлә белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлева чыгыш ясады.
Монда ук депутатлар бертавыштан Нурлат муниципаль районы Советының 22.02.2022 елда кабул ителгән 98 номерлы «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында Карар кабул иттеләр.
Шулай ук халык тарафыннан 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясенә һәм аны 5 елга гамәлгә ашыру буенча чаралар планына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә дә каралды.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советының 15.12.2020 ел, № 35 карары белән расланган Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының муниципаль-шәхси партнерлыгы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.
Депутатлар шулай ук Нурлат шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен расладылар һәм «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә яшел үсентеләр кисү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр керттеләр.
Сессиядә шулай ук район һәм шәһәр тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне дә карадылар. Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.