Нурлат районында урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Район аграрийлары 120 мең тоннадан артык ашлык суктырган.

Нурлат районында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара, 33 мең гектарга якын мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнарның 84 проценты дигән сүз.

Район комбайнчылары арасында өч меңлек чиген узучылар да бар. Алар барысы да «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшлиләр. Болар-Әнәс һәм Адилә Сәлаховлар, Фәнис һәм Разил Закировлар, Роберт һәм Рәзил Абдрахмановлар, Рәмис Нямаев һәм Тимур Щербаков экипажлары. Иң зур күрсәткеч Салаховлар гаилә экипажында, бүгенге көндә алар 3348 тонна ашлык суктырган.

Традиция буенча, урак алдынгылары район башлыгының акчалата премияләренә лаек булдылар. Төшке ашка туктаган арада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин аларга акчалата сертификатлар тапшырды, шулай ук хуҗалыкның барлык комбайнчыларына сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов сүзләренә караганда, хуҗалыкта урып-җыю барлык мәйданнарның 85 процентында тәмамланган, хуҗалык хезмәтчәннәре көче белән 40 мең тонна ашлык суктырылган. Бу көннәрдә биредә бодай, шулай ук рапс җыю белән мәшгульләр. 

Премияләрне тапшыру механизаторларга күңел җылысын бүләк иткән район агитбригадасы чыгышлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International