Нурлат районында ике йөзенче бала теркәлде

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Нурлат районы ГХАТ бүлегендә ике йөзенче булып туган бала теркәлде.

Михаил һәм Анастасия Максимовлар гаиләсендә уллары Тимофей туган. Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле яшь әтине беренче балалары туу белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау хаты, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International