Киекле авылында халык җыены узды

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Нурлат районында гражданнар җыеннары дәвам итә.

Кичә Киекле авылындагы күп функцияле үзәк бинасында халык җыены узды.

Киекле авыл җирлегендә узган халык җыенында Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов катнашты.  

Биредә Киекле авыл җирлеге башлыгы Лилия Кашапова 2021 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Авыл халкы мондый очрашуларда катнашучы төрле хезмәтләр җитәкчеләренә сораулар бирә алды. Җыен бүләкләү белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International