Бүген Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
Бүген Казанда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы узды. Ел саен Татарстан Республикасы көне алдыннан үткәрелә торган традицион чарада бөтен республикадан 48 иң яхшы гаилә катнашты. Алар арасында Нурлаттан Равил Габдрахман улы һәм Гөлнур Мирза кызы Билаловлар гаиләсе дә бар иде. Билаловлар-Нурлатта хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Равил Габдрахман улының 45 еллык педагогик стажы бар, ул РСФСРның мәгариф отличнигы, РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Гөлнур Миразаевна озак еллар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куя. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар.
Фото: president.tatarstan.ru