Лубян урман-техник көллияте абитуриентларны укырга чакыра

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә укырга керү өчен документлар кабул ителә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтер исәбе»белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты-3 ел да 10 ай, 11 сыйныфтан соң – 2 ел да 10 ай. Көндезге һәм читтән торып белем алу формалары каралган.

Белгечлек буенча белем алудан тыш, студентлар өстәмә һөнәрләргә өйрәнә: урманчы, яшел төзелеш эшчесе, кассир, урман аударучы, тракторчы, тал чыбыгыннан нәфис эшләнмәләр ясаучы.

Көллияттә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International