Нурлат районында һәм Нурлат шәһәрендә халыкның район җитәкчелеге белән традицион очрашулары дәвам итә. Чираттагы шундый очрашу кичә шәһәр гимназиясендә узды. Җирле хакимият вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән ачык диалогка берьюлы берничә микрорайонда яшәүчеләр җыелды: Көнчыгыш, Төньяк-Көнчыгыш, Төньяк, Яңа Төньяк, Тарн-Варн.
Җыелучылар алдында бу микрорайоннарда үз эшчәнлеген алып баручы ТСЖ һәм ТИҮ җитәкчеләре 1нче яртыеллыкта башкарылган эшләр һәм икенче елга бурычлар турында хисап тотты. 2022 елның беренче яртыеллыгында Шәһәр микрорайоннарында төзекләндерү һәм ТКХ буенча нинди эшләр башкарылуы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Илнур Бәхтияров сөйләде. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов районның социаль-икътисади хәле турында җентекләп сөйләде.
Микрорайоннарда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар: аерым алганда, аларны шәһәр паркының торышы, берничә урамда юл өслеге, күп фатирлы йортлар ишегалларында балалар өчен уен мәйданчыклары төзекләндерү кебек сораулар борчый.