Галина Терентьева Казанда узган пленар утырышта катнашты

2022 елның 23 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт Советында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның V Республика форумының пленар утырышы узды.

V Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумының пленар утырышында Нурлат районыннан «Күпмилләтле Нурлат» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Галина Терентьева катнашты.

Шулай ук форум эше кысаларында секция утырышлары узды, анда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, шулай ук Актаныш һәм Спас муниципаль районнарында 1500 гә якын кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International