Кичә, Россия Федерациясе флагы көнендә, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Нурлат бүлекчәсе активистлары шәһәр урамнарында тематик акция үткәрде.
Яшьгвардиячеләр шәһәр халкын һәм кунакларын бәйрәм көне белән котладылар һәм «триколор»тасмаларын таратты. Шуның белән бергә балалар бәйрәмнең тарихы, Россия флагы төсләренең әһәмияте турында да сөйләде.