Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре яшь нурлатлыларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә.
«Безнең бүлектә бу акция ел саен уза, быел да без авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәргә, балаларны яңа уку елына әзерләргә булышырга булдык. Бүлек хезмәткәрләре көче белән мәктәп һәм спорт формасы, ак блузкалар, бантиклар, туфлиләр, шулай ук беренче сыйныф укучылары өчен канцелярия товарлары җыелмасы сатып алынды», – дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Леонид Гаврилов. Нәкъ менә ул шәһәрдә яшәүче Әнисә Тинчеровага мәктәпкә кирәкле бөтен әйберне тапшырды. Җавап итеп, әнисе белән бергә, тәртип сакчыларына шундый вакытлы һәм бик кирәкле ярдәмнәре өчен рәхмәт әйттеләр.
Шул ук көнне әлеге акция кысаларында полиция хезмәткәрләре имин булмаган өч гаиләгә беренче сыйныф укучылары өчен җыелмалар тапшырды.