Кабул итү «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан яңа уку елы алдыннан игълан ителгән кабул итүләр атналыгы кысаларында узачак.
29 августтан 2 сентябрьгә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү атнасы узачак. 31 август көнне сәгать 10да "Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук мәгариф бүлеге вәкилләре катнашында кабул итү оештырылачак.
Алдан язылу өчен телефон: 2-24-28.