Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Татарстан Республикасының бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында катнашуы турында»дигән брифингта катнашты. Биредә ул Нурлатның ике тапкыр Бөтенроссия конкурсларында – 2018 һәм 2020 елларда җиңүен билгеләп үтте. Брифингта катнашучыларга Карл Маркс үзәк урамын реконструкцияләү, әлеге конкурс кысаларында «Кондырча» Ландшафт паркын булдыру, шулай ук эшмәкәрлек проектлары тормышка ашырылган проектларның икътисади нәтиҗәсе, әлеге объектларда социаль эффект турында җентекләп сөйләде. "Бөтенроссия конкурсында катнашу халык белән турыдан-туры эшләү, кире элемтә алу мөмкинлеге бирде. Хәзер безгә башка проектлар буенча да эшләү җиңелрәк", - дип билгеләп үтте ул, Бөтенроссия конкурсы кысаларында әлеге проектларны гамәлгә ашыру барышында нурлатлыларны ярдәм күрсәткән командага рәхмәт белдерде.