30 августта Нурлатта берьюлы өч бәйрәм билгеләп үтеләчәк: Татарстан Республикасы көне, Нурлат шәһәре көне һәм Нефтьчеләр көне.
Бәйрәм чаралары шәһәрнең төрле почмакларында узачак. Бу көнне нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен төрле интерактив мәйданчыклар эшләячәк, кызыклы программалар тәкъдим ителәчәк.
Тамашачылар алдында Ландыш Нигъмәтҗанова, Рөстәм Насыйбуллин, «Ворожея» рус җыры театры, «Хитобои» кавер-төркеме, Илсөя Бәдретдинова, «Рок-острова»төркеме чыгыш ясаячак.