Автомобильләр колоннасы Мамык авылы урамнары һәм автотрасса буйлап үтте.
Традицион автоузышта катнашучылар үз машиналарын патриотик символика һәм флаглар белән бизәде. Автоузыш вакытында машина йөртүчеләр каты сигналлар бирде. Чараны Мамык авылының «Нефтьче» мәдәният йорты оештырды. Узган автойөгереш патриотизм хисе, Россия әләменә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Нурлатлыларга әлеге автойөгереш хуш килде, күпләр аңа киләсе елда кушылырга карар иттеләр.
Фото: Мамык авылы «Нефтьче» мәдәният йорты