Ул Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында узды.
«Театраль» скверы сәхнәсендә моннан өч ел элек вафат булган Николай Емельянов портреты төшерелгән зур баннер урнаштырылган иде.
Аның дусты Игорь Куколев һәм дуслары инициативасы белән бу искиткеч кешегә багышланган концерт оештырылды. Менә дигән гаилә башлыгы, үз эшендә менә дигән профессионал, музыкант, тавыш операторы, җырчы, баянчы, күп кенә җырларны иҗат итүче Николай кешеләрнең ихтирамын казанып гомер итте.
Кичәнең программасын Николай Емельяновның сыйныфташы Валентина Голубева чын күңелдән алып барды. Сәламләү сүзе һәм рухи хәер-фатихасы белән Ильинский храмы настоятеле иерей Александр Кузьмин чыгыш ясады. Аның адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Концертта Галина Долгова, Сабит Миннеханов, Сәмигулла Рәхмәтуллин, Наталья Митрофанова, Андрей Емельянов, шулай ук Аксубайдан килгән кунаклар Андрей Ондиков һәм Солтан Рәхмәтуллин уңышлы чыгыш ясадылар. 70-80нче еллар (Игорь Куколев, Альвиан Захаров, Сергей Николаев, Валерий Феоктистов, Сергей Тафеев һәм Андрей Булыгин), легендар Татьяна Рябова (Дмитровград шәһәре) кебек Нурлат эстрадасы ветераннары чыгышы тамашачылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды.
Николайның тормыш юлы турында видеоролик карау һәм аның моңлы җырларын башкару беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар, талантлы якташларын искә алып, күз яшьләре аралаш алкышладылар. 3 сәгать концерт сизелмичә дә үтеп китте, беркем дә өйләргә таралышырга ашыкмады.
Светлана Стручкова