Нурлатта урак алдынгыларын хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Әгәр башта 1000 тонна чиген узган игенчеләрне котласалар, бүген инде ике мең чиген узган лидерлар бар. «Сөләйманов Ә.И.» КФХ басуында Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә Рәхмәт белдерде һәм 22 августка Фәнис һәм Рәзил Закировлар экипажына – 2490 тонна, Александр Иванов һәм Марат Сәлаховка – 2037 тонна, Рәмис Нямаев һәм Тимур Щербаков – 2879 тонна, Роберт һәм Рәзил Абдрахмановлар экипажына 2427 тонна бөртек суктырган лидерларга акчалата сертификатлар тапшырды. Янәдән Әнас һәм Адилә Сәлаховлар гаилә экипажы - беренче, тагын бер мең тонна чиген узып, бүген алар иң яхшы күрсәткеч күрсәтте – 2910 тонна ашлык суктырды. Линар Маняпов барысына да урып-җыюны уңышлы тәмамлауларын, һава торышы моңа ярдәм итсен дип теләде.