Шәһәрнең 4нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ксения Просвирова «Идел буе халыклары әкиятләре» номинациясендә «Animation Fest» II Бөтенроссия анимация фестивале финалында 3нче урынны яулады.
Конкурста уңышка ирешкән өчен бүләк итеп аңа 30 000 сумлык акчалата сертификат тапшырылды. Ксения һәм аның җитәкчесен бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!