Нурлат районында яңа кадр билгеләнде

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Оксана Терентьева билгеләнде.

Элегрәк ул ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Нурлат районындагы социаль яклау бүлеген җитәкли иде.

Яңа кадр билгеләнеше турында бүген җитәкчеләр катнашында узган атналык киңәйтелгән планеркада район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин хәбәр итте.

Оксана Генадиевна 1979 елның 15 августында Аксубай районының Чуваш Енорускиносы авылында туган. Белеме: Кама дәүләт физик культура институтын, Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1998 елда Нурлат шәһәренең 4нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлаган. Төрле елларда Тула шәһәрендә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе, Егоркино мәктәбе укытучысы, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече булып эшләгән. 2015 елдан Нурлат районында социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфасын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International