Нурлатта район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка үтте

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча Нурлат муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән планерка булды.

2021 елда физик затларның милек салымнары керү һәм Нурлат муниципаль районында 2022 елга планнар турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлева чыгыш ясады.

Районда урып-җыю кампаниясен уздыру барышы турында Нурлат муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов сөйләде.

Планерка район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ольга Медникова чыгышы белән дәвам итте. Ул Татарстан Республикасы, Нурлат шәһәре көненә, нефтьчеләр көненә бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү турында сөйләде.

Утырышта Яңа Иглай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы һәм Заречный авыл җирлеге башлыклары авыл җирлекләрендә алып барыла торган эшләр һәм аларның үсеш перспективалары турында докладлар тыңланды.

Утырыш бүләкләү белән дәвам итте.

Киңәйтелгән планерка эшенә район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International