Начар метеорологик күренешләр көтелми.
21 августта 18 сәгатьтән алып 22 августта 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+15˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +28..+31˚.
Урманнарның гадәттән тыш (5 сыйныф) янгын куркынычы 17 муниципаль берәмлектә, шул исәптән Нурлат муниципаль районында саклана.